«

»

Тыныч тормышта сынатмаган, кайнар ноктада да сынатмый

Түбән Иванай авылыннан позывное “Дед” булган МХОда катнашучының батырлыгы хәрби наградага лаек булган.

Тыныч тормышта сынатмаган, кайнар ноктада да сынатмый

Бер ел элек үзе теләп контрактка кул куеп МХОга юлланды “Дед”. Быел ике тапкыр кыска вакытлы ялга кайтып кызына туй үткәрергә дә өлгерде.

Тыныч холыклы, ярдәмчел, кешелекле яугир сынатмый. Үзенең кайда барганын аңлап юлланган ир-егет хәрби заданиеләрне намусы кушканча үти. Якташы белән, каршы яктагы ялланып сугышкан сугышчыны әсирлеккә алалар. Бу кыюлыклары югары бәһалана. “Дед” 2023 елның 6нчы ноябреннән РФ Оборона министрлыгы приказы белән “За боевые отличия” медале белән бүләкләнә.

Якын туганы белдерүенчә, дүрт бала әтисе “Дед”, тиздән зур әти булачак. Гаиләсе, туганнары белән элемтәне өзми.

—МХОда катнашучы буларак, өен газ ягулыгына тоташтыру максатыннан туганымның гаиләсенә йөз мең сумлык сертификат бирелде. Шул сертификат ярдәмендә гаиләсе хәзер җылы өйдә яши. Рәхмәт, — ди “Дед”ның апасы М.Я.

Сынатма, “Дед”! Сине гаиләң, туганнарың белән бергә якташларың да көтә. Исән-сау, Җиңү яулап кайтыгыз!

Контракт төзергә теләгән ир-егетләр яшәү урыны буенча авыл биләмәләре хакимиятләренә, шулай ук район хәрби комиссариаты бүлекчәсенә 8(347) 53 2 13 34 телефон номеры буенча Ленар Гәрәевка мөрәҗәгать итә алалар.

https://baltachtan.ru/news/novosti/2023-11-20/tynych-tormyshta-synatmagan-kaynar-noktada-da-synatmyy-3525165?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=107258580